Бүген Казанда сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын ябу тантанасы узды. Илнең 78 төбәгеннән 300 дән артык катнашучы "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында җыелды.
Балалар сайлап алуның 2 этабын үттеләр, күп кенә биремнәр Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Укучылар өчен ТР Мәгариф министрлыгыннан эчтәлекле мәдәни программа: тематик мастер-класслар, экскурсияләр һәм төрле чаралар оештырылды.
Чараны "Мгновенье" бию театры ачты. Ябылу тантанасында шулай ук Милли ансамбль, КазГИКның «Архив» иҗат остаханәсе, ТРның атказанган хезмәткәре Эльза Хәбибуллина һәм башка артистлар катнашты.
Концерт программасын «Казан» бию ансамбленең үрнәк хореография студиясе, «Дорога из города» бию театры, КазГИК Халык хоры һәм башка коллективлар дәвам итте.