Язгы каникул көннәрендә, 23 марттан 31 мартка кадәр, Әлмәттә мәктәп яны лагерьлары ачылачак, анда 1250 укучы ял итә алачак. Алар арасында - 78 бала мобилизацияләнгәннәр гаиләсеннән.
Балаларны мавыктыргыч чаралар: спорт ярышлары, иҗат остаханәләре, танып белү экскурсияләре һәм квестлар көтә. Биредә һәркем күңеленә хуш килерлек шөгыль табачак.
Мәктәп лагерьларыннан тыш, 48 мәктәп базасында каникул көннәрендә "Мәктәп - ачык кунакханә" проекты эшләячәк. Ул аралашу һәм яңа ачышлар өчен мәйданчык булачак.