Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү, урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары укучылары арасында «Без срока давности» Халыкара иншалар конкурсына йомгак ясалды.
Урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары укучылары төркемендә «Без срока давности» Халыкара иншалар конкурсының призеры - Комягин Илья Романович, «Яшел Үзән механика көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесенең 3 курс студенты. Ул «Сугыш елларында минем гаилә : Җиңүгә юл (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына)» дигән тематик юнәлеш буенча «Пятнашка» хикәясе тәкъдим иткән.