Татарстанда ата-аналар комитетлары конкурсының зона этаплары тәмамланды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

21 һәм 22 мартта Апас районында һәм Казан шәһәрендә “Дустанә сыйныф серләре” республика ата-аналар комитеты конкурсының зона этаплары узды.

Конкурс белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының укучыларны тәрбияләү процессында үзара хезмәттәшлегенең иң нәтиҗәле ысулларын билгеләү һәм популярлаштыру максатында ел саен уздырыла.

Зона этабында мәктәп һәм муниципаль этаплар узган ата-аналар командалары катнашты. Конкурста катнашучыларга визит карточкасын, күргәзмә һәм иҗат проектын тәрбия буенча директор киңәшчесе һәм сыйныф җитәкчесе белән берлектә “Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия буенча киңәшче” темасына якларга кирәк иде.

Зона этабы нәтиҗәләре буенча ярымфиналга Алексеевск, Әлмәт, Арча, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Саба, Лаеш, Нурлат, Мамадыш, Менделеевск, Балык Бистәсе, Тукай, Мөслим, Сарман, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай, Ютазы командалары узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International