Татарстан укучылары III Бөтенроссия экология форумында катнашачак

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Бөтенроссия балалар экология форумы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Дәүләт Думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла.

2024 елда Татарстан Республикасын «Шәһәр балалар экология-биология үзәге» директоры Д.Н. Галиева җитәкчелегендә мәктәп укучыларының җыелма командасы тәкъдим итте. Команданың «Экологические привычки – в каждый дом» проекты «Лучший проект по формированию экопривычек» номинациясендә беренче урынны алды.

2025 елның 24 мартында узган җирәбә салу нәтиҗәләре буенча Татарстан мәктәп укучылары командасы «Һава мониторингы буенча иң яхшы проект» номинациясендә проектлар конкурсында катнашачак.

Форумның ачык туры 2025 елның 15-16 октябрендә Чиләбе шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International