«Подвигу жить» республика конференциясенә йомгак ясалды

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

21 мартта Яр Чаллы шәһәрендә “Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе” дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Подвигу жить» республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы булды.

Сайлап алу этабына Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 93 гариза бирелгән. Йомгаклау этабына 75 эш узды.

Катнашучылар үз проект-тикшеренү эшләрен, экскурсияләрне, иҗади эшләрне тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларның эшләрен югары бәяләде, балалар 1,2,3 дәрәҗә дипломнар һәм катнашучыларның сертификатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International