Яңа уку елында Казанда беренче сыйныфка якынча 17,5 мең бала барачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
Беренче сыйныфка кабул итү ике этапта барачак: беренчесе 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ул беркетелгән территориядә яшәүче балалар һәм укырга өстенлекле хокукы булган балалар өчен билгеләнә. 6 июль - 5 сентябрьдә узачак икенче этапта бу территориядә яшәмәгән балаларның ата-аналары гариза бирә алачак.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, Россия мәгариф турындагы закон нигезендә, балаларны 1 сентябрьгә кадәр 6 яшь һәм 6 ай тулгач, беренче сыйныфка укырга кертә алалар. Шулай да, искәрмәләр булырга мөмкин, моның өчен мәгариф идарәсенең махсус комиссиясе төзелергә мөмкин, аның составына педагог-психологлар, логопедлар һәм башка белгечләр керә.