Казан балалар бакчаларында балаларны кабул итү өчен 16,5 мең урын әзерләгәннәр

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Казан балалар бакчаларында быел мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кабул итү өчен 16,5 мең урын әзерләнгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов әйтте.

Хәзерге вакытта урын алуга чиратта 14 мең бала тора. Моннан тыш, 2,5 мең ата-ана нәниләрне башка балалар бакчасына күчерергә тели.

Баланы бакчага җибәрү турында хәбәрне гаиләләр шәхси кабинетта "Дәүләт хезмәтләре" дә алалар. Әгәр ул 15 апрельгә кадәр килмәсә, ата-аналар бердәм кайнар линиядә (8 843 223-22-10 телефоны аша) мәгълүматны ачыкларга яки район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International