Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Мәгариф оешмаларында хокук бозуларны һәм күзәтүчесез калдыруны профилактикалау эшен оештыру» темасына ата-аналар онлайн-җыелышы узды.
Онлайн-җыелыш тематикасы балигъ булмаган укучыларга мәктәп каникуллары алдыннан булган хокук бозулар һәм аларның куркынычсызлыгы турында ата-аналарга хәбәр итүгә юнәлдерелгән иде.
Җыелышта ТР Прокуратурасы балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Илдар Гайсин; ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Рушан Шакиров; Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт линиясе идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре бүлеге башлыгы Фәния Фәсхетдинова; балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина һ.б. лар чыгыш ясады.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ата-аналар җыелышына нәтиҗә ясады һәм спикерлар катнашкан проблемаларның актуальлеген тагын бер кат ассызыклады.