Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда БДИ катнашучылары саны барлык фәннәр буенча да арткан, бары тик француз теле буенча гына кимегән, кытай теленнән үзгәрмәгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
«Димәк, югары уку йортларында абитуриентлар саны артачак, - диде мәгариф һәм фән министры. - Узган ел белән чагыштырганда БДИ да катнашучылар саны 889 кешегә артты».
Аның сүзләренә караганда, рус теленнән БДИ 15,1 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Профильле математика буенча БДИны 8,6 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы (аларның гомуми санының 57%ы) тапшырырга планлаштыра, база дәрәҗәсендәге математика буенча - 6,5 меңнән артык (43%).
Физика буенча БДИны 2,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак, бу 491 кешегә күбрәк, дип ассызыклады ул. Бу - чыгарылыш укучыларының гомуми санының 17%ын тәшкил итә.
Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда республикада профильле математика, информатика, физика, биология, химия буенча БДИ сайлау белән бәйле вәзгыять тигезләнә башлады. «Әлеге тенденцияне саклап калуга өметләнәбез», - дип йомгаклады министр.