Татарстанда татар теленнән имтихан сайлаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Татарстанда туган тел буларак татар теле һәм әдәбияты буенча бердәм республика имтиханын сайлаган чыгарылыш укучылары саны арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

« 3 июньдә татар теленнән имтиханны 34 укучы тапшырырга планлаштыра, 9 июньдә бер чыгарылыш сыйныф укучысы татар әдәбияты имтиханына киләчәк», - диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин ачыклык керткәнчә, Казанда татар теленнән имтиханны 22 кеше сайлаган. Бу имтиханны Түбән Кама, Биектауда өчәр , Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Чистай һәм Бөгелмә районнарында береәр кеше тапшырачак.

«Чаллының 37 нче мәктәбендә укучы бер чыгарылыш сыйныф укучысы татар әдәбиятын тапшырачак», - дип ассызыклады министр.

Узган ел сигез укучы татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International