Казанда туган телләр укытучыларының Бөтенроссия конкурсы финалы башланды

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 26 мартыннан 27 мартына кадәр Казанның Вахитов районындагы К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 80 нче урта гомумбелем бирү татар-рус мәктәбе базасында белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләре укытучылары бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уздырыла.

Конкурсның максаты - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.

Бәйгенең читтән торып узу этабында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан туган телләрнең 69 укытучысы һәм Россия Федерациясе субъектларыннан туган (татар) теленең һәм әдәбиятының 12 укытучысы катнашты. Йомгаклау этабына 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 16 туган (татар теле) укытучысы, 8 туган (рус теле) укытучысы, 7 туган (чуваш теле) укытучысы, 3 туган(мари теле) укытучысы, 3 туган (удмурт теле) укытучысы һәм 1 туган (мордва теле) укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан туган тел һәм әдәбият укытучылары узды.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2025 елның 27 мартында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International