"Дәүләт йомгаклау аттестациясе 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар өчен арадаш аттестация рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Бу Россиянең яңа регионнарыннан килгән чыгарылыш укучыларына кагыла; МХОдан кайткан хәрби хезмәткәрләргә; чит илләрдә булган һәм чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләре белән бәйле рәвештә кайта алмаган укучыларга кагыла, - дип сөйләде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Ул БДИ катнашучыларының күбесе өчен имтиханнарга кертү тәртибе үзгәрмәгән, дип өстәде. Аерым алганда, йомгаклау иншасы яки изложение өчен "зачет" алырга, уку планының барлык предметлары буенча еллык бәяләүләр канәгатьләнерлек булырга тиеш һәм БДИда катнашуга гариза бирергә кирәк.