Әлмәттә укучылар арасында суднолар модельләштерү буенча бөтенроссия фәнни-техник олимпиада кысаларында суднолар модельләштерү буенча масштаблы ярышларга старт бирелде. Чара Россиянең тугыз төбәгеннән сәләтле яшь конструкторларны берләштерә.
Олимпиаданы оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мәктәптән тыш эшләү республика үзәге” , Әлмәт шәһәренең “Яшь техниклар станциясе”
Берничә көн дәвамында катнашучылар кораблар төзү һәм алар белән идарә итүдә осталыкларын күрсәтәчәкләр. Ярышлар һөнәри күнекмәләрне сынау гына түгел, тәҗрибә алмашу, иҗади элемтәләрне җайга салу һәм бер-берсен яңа казанышларга рухландыру өчен платформа да булачак.
Олимпиадада Мәскәү, Санкт-Петербург, Липецк, Березников (Пермь крае), Ростов-на-Дону, Алнаш (Удмурт Республикасы), Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе командалары катнашачак.