«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенең оештыру комитеты тарафыннан 2025 елның чираттагы конкурсына старт бирү турында карар кабул ителде.
Конкурста катнашу тәкъдим ителгән продукциянең/хезмәтләрнең конкурентлыкка сәләтлелеген бәйсез эксперт бәясенә һәм оешма эшчәнлеген сыйфат, норматив-метрлы тәэмин итү, иминлек, ресурс һәм энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендәге заманча таләпләргә туры килү-килмәү предметына гомумсистемалы күзаллауга мөмкинлек бирә. Конкурс процедуралары кысаларында экспертлар белән берлектә, анда профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре керә, эштә көчле һәм йомшак яклар, шулай ук алга таба үсеш мөмкинлекләре ачыклана.
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсында җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының Бөтенроссия конкурсының федераль этабына чыгу хокукы бирелә.
Конкурста катнашуга гаризаларны «ЦСМ Татарстан» ФБУ да 2025 елның 15 апреленә кадәр best@tatcsm.ru электрон почтасы, контакт телефоннары (843) 233-18-13, 233-18-57 буенча җибәрергә кирәк.