17 апрельдә Digital Innopolis Days Online 2025 тә Россия һәм Кытай экспертлары мәгариф, уңышлы практикалар һәм кадрлар әзерләүдәге алымнар, хезмәт базары таләпләре турында сөйләячәк. Программада шулай ук - мастер-класслар, интеллектуаль шоу һәм роботлар узышы. Регистрация форум башланганчы ук ачылды. Катнашу бушлай.
Форум программасын түгәрәк өстәл ачачак, анда экспертлар Россиядә урта һөнәри белем бирү системасы алдында торган сораулар һәм мәсьәләләр, көллиятләр тәмамлаучыларның хезмәт базарына чыгуы турында фикер алышачак. «Кытайда һөнәри белем: инновацияләр һәм традицияләр» сессиясендә спикерлар Кытай көллиятләренең югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлек бирә торган трендлары һәм уңышлы практикалары турында сөйлиячәкләр.
DID Online 2025 "Робо-гонка" - инженерлык көллиятләренең беренче курс студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен робототехник ярышы белән тәмамланачак. Беренче турда 3 сәгать эчендә роботны җыярга һәм программалаштырырга кирәк. Финалда роботлар 2,4 х 2,4 метр зурлыгындагы робополигонда каршылыклар полосасын узарга тиеш. Ярышта һәрберсендә 2 шәр кеше булган 4 команда катнашачак.
Әлеге чара "Яшьләр һәм балалар" милли проекты максатларына туры килә