Михаил Мишустин Дәүләт Думасында еллык хисап белән чыгыш ясап, УҺББ(СПО) системасын үстерү турында сөйләде

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Хөкүмәтнең Дәүләт Думасындагы еллык хисабы белән чыгыш ясаганда, мәгариф өлкәсендә ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә, педагогларга бюрократик йөкләнешне киметүгә һәм инфраструктураны камилләштерүгә басым ясады.

Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, укыту системасы хезмәт базары таләпләренә җавап бирсен өчен чаралар күрелә. Ул беренче тапкыр Россия икътисадының кадрлар ихтыяҗын фаразлау кабул ителде, ул бюджет урыннары санын билгеләү өчен ориентир булачак, дип өстәде.

РФ Премьер-министры балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә эшләүче педагогларга бюрократик йөкләнеш кимеде, дип ассызыклады. Мондый закон 1 марттан үз көченә керде.

Россия Хөкүмәте Рәисе илкүләм проектлар кысаларында бөтен ил буйлап 1,7 меңнән артык балалар бакчасы, 1,6 меңнән артык мәктәп төзелүен, 5 меңгә якын мәктәп төзекләндерелүен искәртте. Ул Россиянең белем бирү сыйфаты буенча әйдәп баручы унлыкка һәм халыкара олимпиадаларда мәктәп укучыларының медальләре саны һәм абруе буенча иң көчлеләр бишлегенә керүе турында сөйләде.

"Профессионалитет" проекты алга таба киңәячәк һәм 2030 елга кадәр илнең барлык көллиятләрен колачлаячак, ә партнерлар саны 4 меңгә кадәр артачак, дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International