Быел математика һәм тарих буенча югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь баллар - 39 дан 40 ка кадәр күтәрелде. Шул ук вакытта аттестат алу өчен рус теленнән 24 балл һәм профильле дәрәҗәдәге математикадан 27 балл җыю да җитә. Югары уку йортларына керүче чыгарылыш укучылары бу фәннәр буенча кимендә 40 балл җыярга тиеш булачак. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ГИА уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
Аерым игътибар максатчан тәртиптә укырга керүче абитуриентларга ярдәм итүгә бирелде. Алар өчен индивидуаль казанышлар өчен баллар саны артты (15 кә кадәр, өстәмә бишне дә кертеп). Югары уку йорты аларны исәпкә алу тәртибен үз критерийлары буенча билгели.