«Мәгариф ритмында»: Казан укытучыларына укытуның нәтиҗәле инструментлары турында сөйләячәкләр

2025 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе, 2 апрельдә, “Мәгариф ритмы” марафоны кысаларында мастер-класслар сериясе узачак. Чараларга теләге булган барлык педагоглар да кушыла ала, әмма алдан теркәлү кирәк.

Беренче очрашу 15:00 дә башлана, аны Aurora gymnasium креатив фикерләү мәктәбендә уку эшләре буенча директор урынбасары Юлия Мельникова үткәрәчәк. Мастер-классның темасы - "Нәтиҗәле укыту - ул сәнгать". Спикер уңышлы укытуга ярдәм итә торган берничә инструментны караячак һәм укучыны ничек кызыксындырырга икәнен сөйләячәк.

Икенче спикер булып креатив фикерләү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илназ Әхмәтҗанов чыгыш ясаячак. Дәрес 15:30 да башлана. Педагог очрашуда катнашучыларга SCAMPER методы тарих дәресләрендә креативлыкны үстерә һәм өлгерүне 15-20% ка арттыра.

Чаралар сериясен «Елмаеп язабыз» мастер-классы тәмамлый. Аны башлангыч сыйныф укытучысы Екатерина Нос үткәрәчәк. Ул, балаларга визуаль образлар кулланып, иҗат күнекмәләрен үстерергә ярдәм итү һәм текстларны язу процессын кече мәктәп укучылары өчен мавыктыргыч итү серләре белән уртаклашачак. Башлана - 16:00 дә.

Мастер-классларга теркәлү ачык, сылтама буенча язылырга мөмкин. Барлык очрашулар Бауман урамы, 62/9 адресы буенча узачак, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International