5 апрельдә «Тоталь диктант» Халыкара агарту акциясе була. Бөтен республика буенча 1 меңнән артык мәйданчык беренче булып, диктант язарга һәм үз грамоталыгын тикшерергә теләүчеләрне көтә. Чит ил студентлары өчен махсус оештырылган акцияләр мәйданчыклары әзерләнгән, анда алар TruD тестын язачаклар.
26 март көнне акциянең рәсми сайтында "Тоталь диктант" та теркәлү башланды. Төбәк диктантына шәхси кабинет аша “Мәйданчык” бүлегендә сылтама буенча кереп теркәлергә мөмкин (монда Татарстанның 45 районындагы һәм шәһәрендәге барлык мәйданчыклар да урнашачак).
Диктантны китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәни үзәкләрдә, музейларда һәм башка урыннарда язарга мөмкин булачак. Акция турындагы яңалыкларны һәм өстәмә мәгълүматны оештыручылар "ВКонтакте" төркемендә бастырачак.
Диктант текстын язучы, сценарист, "Ясная Поляна" премиясенең финалисты, Андерсенның Халыкара Мактаулы дипломы лауреаты, телевидение алып баручысы һәм журналист Марина Москвина язган.
Мәйданчыкларның тулы исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.