Гомуми белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Гран-прига Азнакай гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Чулпан Рафат кызы лаек булды.
Җиңүчеләр:
Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Эльвера Дамир кызы;
Түбән Кама шәһәренең 34 нче чуваш теле укытучысы Исакова Светлана Семеновна;
Алексеевск районы Боровиков ис. 3 нче Алексеевск урта мәктәбенең рус теле укытучысы Нургалиева Ольга Федоровна;
Пермь краеның Барда районы Түндек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кодирова Әлфия Сәмигулла кызы.