Финанс куркынычсызлыгы буенча V Халыкара олимпиаданың чакыру этабы 40 меңгә якын укучыны һәм студентны берләштерде. Олимпиаданы Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.
Чакыру этабы 2025 елның 1 февраленнән 23 мартына кадәр П.Н.Лебедев исемендәге укучылар һәм студентларны олимпиадага әзерләү үзәге ярдәмендә «Содружество» цифрлы платформасында узды. Аны рус һәм инглиз телләрендә уздырдылар.
Чакыру этабының максаты - белем бирүнең төп дәрәҗәсен ачыклау гына түгел, ә катнашучыларны олимпиада форматы һәм төп темалар белән таныштыру да. Укучылар өчен математика, информатика, җәмгыять белеме буенча уку программалары нигезендә төзелгән биремнәр, студентлар өчен юриспруденция, мәгълүмати иминлек, икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча биремнәр.
Биремнәрен уңышлы үтәгән балалар беренче дәрәҗәдәге олимпиадада катнашучы сертификатларын алдылар.
Олимпиада «Яшьләр һәм балалар» илкүләм милли проекты ярдәмендә үткәрелә.