Казан укучылары Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы вакытында үзләрен бик яхшы күрсәтте. Алар дөньяви сәнгать культурасын белүгә багышланган интеллектуаль ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.
Олимпиаданың финал этабында 295 укучы катнашты. Иң яхшылар дип 122 нче гимназия укучылары Алия Сәмитова һәм Зарина Мәрдәнова, 131 нче лицей укучысы Яна Пьянова, 39 нчы мәктәп укучысы Розалина Зиатдинова, Н.И.Лобачевский лицееннан Асель Гыйльманов һәм 189 нчы гимназия укучысы Марйам Идрисова танылды.
122 нче гимназия укучысы Суфия Заһидуллина, 39нчы мәктәптән Лиана Маслова, 131 нче лицейдан Надежда Костенко һәм 7 нче гимназия укучысы Камилла Сафиуллина призлы урыннарны алды, дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф идарәсендә.
Астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстанның бердәнбер вәкиле - 2 нче лицей-интернат укучысы Хәким Хәмитов призлы урын яулады. Финалда бөтен илдән 292 укучы катнашты.