29-30 апрельдә Казанда беренче тапкыр «Белем шәһәре» халыкара белем бирү форумы узачак. Киң колачлы форумның төп темасы мәгариф трансформациясе булачак. Анда мәгариф өлкәсендә 40 эксперт - БДБ илләре вәкилләре, Россиядә эшләүче чит ил белгечләре, шулай ук Югары икътисад мәктәбе, Саклык банкы, “Сколково”, Яндекс һәм башка әйдәп баручы экспертлар чакырылган. Форумда бөтен илдән өч мең укытучы, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, экспертлар, мәктәп укучылары һәм студентлар көтелә.
Форумның беренче көнендә шәһәр мәктәпләрендә түгәрәк өстәлләр, кейс-сессияләр, панель дискуссияләр, мастер-класслар планлаштырылган.
Форум программасында барлыгы 40 чара планлаштырылган.