Татарстан вәкилләре Л.Эйлер исемендәге Олимпиада бүләкләрен алды. Олимпиада 2024/25 уку елында ноябрьдән алып март аена кадәр Россиядә, Казахстанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда һәм Иранда үткәрелде. Олимпиаданың беренче (дистанцион) этабында 6500дән артык кеше, икенче (региональ) этапта - Россиянең 87 төбәгеннән 5-8 сыйныфларда укучы 2870, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Ираннан мәктәп укучысы катнашты.
Олимпиаданың йомгаклау этабы 24-27 мартта Барнаулда, Кировта, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узды. Анда Россиянең 34 төбәгеннән 5-8 сыйныфларда укучы 279 бала катнашты.
Олимпиада призерларын котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга, аларның укытучыларына һәм тренерларына рәхмәт белдерәбез!