«Творим невиданный полет» пилотсыз авиация системалары фестивале булды

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

2025 елның 28 мартында "Иннополис мәктәбе" базасында «Творим невиданный полет» пилотсыз авиация системалары фестивале узды.

Фестивальнең максаты - укучыларның фәнни-техник һәм инновацион иҗатка җәлеп итү, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү буенча компетенцияләр алу һәм үстерү, инженер белемен алуга кызыксынуны арттыру.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Иннополис мәктәбе» дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе һәм «Лаеш техник-икътисадый техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе.

Максатчан төркем: «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында белем бирү программалары гамәлгә ашырыла торган Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International