«Дустанә сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары конкурсы дәвам итә

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

21 һәм 22 март көннәрендә Казанда һәм Яр Чаллы шәһәрендә “Дустанә сыйныф серләре” республика ата-аналар комитетларының ярымфиналы узды.

Конкурс ел саен мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының мәктәп укучыларын тәрбияләүдә иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатларында уздырыла.

Конкурста катнашучылар “Безнең дустанә сыйныф!” дигән визит карточкасын тәкъдим итәргә, тәрбия эшләре буенча директор киңшчесе һәм сыйныф җитәкчесе белән берлектә “Бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар, сыйныф җитәкчесе һәм тәрбия буенча киңәшче” дигән темага иҗат проекты һәм Ватанны саклаучы елы уңаеннан иҗади бер номер күрсәтергә тиешләр.

Нәтиҗәләр буенча, финалга Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Лаеш, Мөслим, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Сарман, Тәтеш, Тукай муниципаль районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре командалары узды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International