КФУда 12 апрельдә ачык ишекләр көне узачак

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

12 апрельдә Казан федераль университеты бердәм ачык ишекләр көне уздырачак. Бер көнне барлык институтлар булачак абитуриентлар өчен үз ишекләрен ачачак. Укучылар һәм аларның ата-аналары институтлар һәм белем бирү программалары белән таныша, институтлар җитәкчелеге һәм югары уку йорты укытучылары, эш бирүчеләр белән аралаша, яңа уңайлы форматта КФУга керү турында иң актуаль мәгълүматны белә алачак.

Чит шәһәрдән килгән абитуриентларының бер көнне берьюлы берничә институтка бару мөмкинлеге булачак. Төп яңалык шунда , программа һәр институт өчен универсаль блокларга бүленгән.

Ачык ишекләрнең бердәм көнендә потенциаль эш бирүчеләр - югары уку йортының республика партнерлары белән очрашулар узачак, анда уку вакытында һәм университетны тәмамлагач карьера траекториясен үстерү перспективалары булачак. Шулай ук программада - ата-аналар җыелышлары һәм кабул итү комиссиясе белән консультацияләр - аларга үз сорауларыңны җиткереп җаваплар алырга була.

Чара 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр узачак. Тулырак программа һәм мәҗбүри теркәлү – сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International