Россиядә Остаз көне билгеләнде

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Остаз көнен оештыру турындагы Указга кул куйды. Ул 2 мартта билгеләп үтеләчәк Тиешле документ хокукый актларны бастырып чыгару рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Остаз көне остаз статусын ныгыту, остазлыкның мөһимлеген дәүләт дәрәҗәсендә күрсәтү, остаз эшчәнлеген популярлаштыру һәм остазның ролен һәм абруен күтәрү максатларында билгеләнде. Дата Россия Федерациясе Президентының “Остазлыу өчен” билгесе кую турындагы” Указына (2018 елның 2 мартына) кул кую, шулай ук Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның туган көненә багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International