Рәсми статистика буенча инвалид балар арасында аутистик спектры бозылу һәм башка менталь җитешсезлекләре булган балалар күбрәк. Моны кайвакыт, шул исәптән, иртә һәм сыйфатлы диагностика ясау өчен мөмкинлекләр арту белән бәйлиләр.
Ата-аналарга һәм гаиләнең башка әгъзаларына әйтелгән диагноз яки диагнозга шикләнүне кабул итү авыр була, гадәти тормыш рәвешен саклап калу өчен ярдәм таләп ителә.
Әгәр якыннары бала үсешендә нинди дә булса үзенчәлекләр сизсә, белгеч фикерен тыңлау мөһим. Моннан тыш, аутистик спектр тайпылышлары буенча клиник рекомендацияләрдә күрсәтелгән скрининг тестларының берсен мөстәкыйль рәвештә узарга мөмкин. Моның өчен баланың үз-үзен тотышы турында берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Аның нәтиҗәләре буенча диагноз куелмаячак, әмма сабыйның РАС үсеше куркынычы зонасында булмавы аңлашылачак.
Ата-аналар һәм белгечләр өчен файдалы мәгълүматны, методик материалларны һәм әдәбиятны «Ментальное здоровье «Сопровождение через всю жизнь» юнәлеше буенча ТГ-каналында табарга мөмкин (https://t.me/mental_health_soprovozdenie).