Язгы каникуллар вакытында Мамадыш районында бик күп чаралар узды, аларда 700 дән артык яшүсмер катнашты. Яшьләр өчен спорт турнирлары, совет мультфильмнарын карау, квизлар һәм башка активлыклар оештырылды. Яшьләрнең төрле категорияләре өчен мөмкинлекләр тудыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Мамадыш районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин хәбәр иткәнчә, язгы каникуллар вакытында җирле яшьләр үзәгендә чаралар циклы үткәрелгән, шул ук вакытта патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирелгән.
Иҗади дәресләрдән тыш, каникуллар программасы кысаларында күңел ачу һәм патриотик квизалар үткәрелде. Аларның берсе - Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган атналык квиз. Катнашучыларга «Знание - сила», «Голос Победы», «Города-Герои» кебек җиде тематик блоктан килгән сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде.