Татарстан командасы Россия беренчелегендә һәм Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады.
2025 елның 26 мартыннан 31 мартына кадәр Татарстан Республикасы җыелма командасы Йошкар-Олада йөзү буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты. 4 көн дәвам иткән ярыш йомгаклары буенча безнең җыелма команда Россия беренчелегендә 7 көмеш һәм 10 бронза медаль, ә бөтенроссия ярышларында 3 алтын, 10 көмеш һәм 10 бронза медаль яулады.
Ирекле стиль белән 1 500 метр дистанциядә Татарстан Республикасының абсолют рекорды (19.05,21 секунд нәтиҗәсе белән) Казан шәһәренең Е.Г. Ласточкина исемендәге мәктәбе укучысы Данил Дәүләтбаев (тренеры Каун Владислав Александрович) билгеләнде. 50 метр дистанциядә (36,67 секунд нәтиҗәләре белән) Татарстан Республикасының яңа рекордын 88 нче Яр Чаллы мәктәбе укучысы Камилла Фәхертдинова (тренеры Куданова Инна Юрьевна) куйды.