2025 елның 1 апрелендә Түбән Камада «Татарстан Республикасында адаптив спортның торышы һәм үсеш перспективалары турында» дигән темага киңәшмә узды. Чарада республиканың 34 районыннан белгечләр катнашты, алар адаптив спортның агымдагы торышы һәм киләчәге турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җитәкчелегендәге делегация составында булган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының сәламәтлек саклау технологияләре һәм җәйге ялын оештыру секторы мөдире Әлфис Хәлиуллин катнашты.
Делегация «Надежда» интернат-мәктәбендә, «Шинник» спорт комплексында һәм «ТАНЕКО Арена» булды. «База» креатив индустрияләр үзәгендә спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Алексей Урезов чыгыш ясады.