ТРда мигрантлар өчен рус телен өйрәнү буенча белем бирү үзәкләре ачарга телиләр

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

Татарстанда мигрантлар балалары өчен рус телен үзләштерүнең өч айлык интенсив курсы буенча гомумүстерү программасын эшлиләр. Ә мәктәпләр каршында аны өйрәнү өчен белем бирү үзәкләре оештыру планлаштырыла.

«Рус телен өйрәнү курсы төрле дәрәҗәдә булачак, төрле сыйныфларга исәпләнгән. Мәктәпләрдә белем бирү үзәкләре оештырачакбыз, анда чит ил гражданнарының балалары рус телен белү дәрәҗәсен арттыра алачак. Шуңа бөтен шартлар тудырылачак», - дип сөйләде «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов.

Министр урынбасары, рус телен өйрәнү буенча белем бирү үзәкләре, аларга ихтыяҗдан чыгып, төзеләчәк, дип өстәде. «Бездә чит ил гражданнары булмаган районнар бар, шуңа күрә анда мондый үзәкләрне ачарга кирәк түгел», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International