Сатып алулар буенча Татарстан Дәүләт комитеты бердәм мәгълүмат системасы сайтында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен торак алу турында мәгълүмат урнаштырды. Заказ бирүче - республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы. Ведомство тарафыннан Казанда 37 фатир сатып алу планлаштырыла. Бу максатларга 180 миллион сумнан артык акча тотылачак.
Торак урыннарның күләме закон таләпләренә туры килергә тиеш: бер кешегә кимендә 24 квадрат метр, әмма 36 квадрат метрдан артык түгел. Торак йортлар 2024 елдан да иртәрәк төзелергә һәм файдалануга тапшырылыган булырга тиеш.
Торак биналарны ремонтлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү тәэмин ителә торган гарантияле вакыт кимендә 2 ел тәшкил итә. Сатып алына торган торак биналарын тапшыру срогы - 2025 елның 20 декабренә кадәр.