Мәскәүдә «Безнең гаиләнең хәтер китаплары» Бөтенроссия яшьләр акциясенә рәсми старт бирелде

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген илебез башкаласы Россия Федерациясенең барлык субъектлары укучыларын һәм студентларын берләштерде: Җиңү музее мәйданчыгында «Безнең гаиләнең хәтер китаплары» Бөтенроссия яшьләр акциясенә рәсми старт бирелде. Акциядә Россиянең барлык төбәкләре һәм 11 чит ил дәүләте катнашачак.

Татарстаннан Баулы районының 4 нче гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Нәфисә Сәйфуллина катнаша. Тантаналы чарада Нәфисә үзенең бабасы - Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөһтасим Гыйниатуллин турында сөйләде.

Нәфисә үзенең чыгышында бабасының язмышы белән уртаклашты. Бабасы Кызыл Йолдыз ордены, "Сугышчан батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән, ә Дунай елгасын кичкән өчен аңа 1944 елның ноябрендә И.В. Сталинның рәхмәте белдерелгән.

Нәфисә, бабасының тормыш юлын өйрәнеп, кеше үз гаиләсенә генә түгел, туган авылына, шәһәренә, иленә дә файда китерә ала, дип раслый. Ә мондый акцияләр нәтиҗәсендә туган як һәм безнең Ватаныбыз тарихын өйрәнү мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International