Россия Мәгариф министрлыгы һәм "Россия" телеканалы "Классная тема" проектының яңа сезонында катнашырга чакыра

2025 елның 13 мае, сишәмбе

3 апрельдән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, “Россия” телеканалы VK компаниясе ярдәмендә “Классная тема” телетамашасының дүртенче сезонында катнашучыларны сайлап алу үткәрә. Проект Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча төзелгән һәм илгә заманча педагогларны күрсәтергә, шулай ук әлеге һөнәрнең абруен күтәрергә тиеш.

Проектта илнең теләсә кайсы төбәгеннән физика, химия, математика, биология, география, тарих, рус теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша ала. Кандидатларга үз фәне һәм компетенцияләрен бәяләү буенча тест үтәргә һәм видеовизитка язарга туры киләчәк.

Катнашырга теләүчеләрне анкета тутырырга һәм сылтама буенча тест узарга чакыралар. Гаризалар 31 майга кадәр кабул ителә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International