“Сәйяр” фестивалендә Казанның 2 нче татар гимназиясенең театр коллективы һәм 71 нче балалар бакчасы җиңүче булды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Кичә Кариев исемендәге театрда “Сәйяр” балалар иҗат фестиваленә йомгак ясадылар. 2 нче татар гимназиясе һәм 71 нче балалар бакчасы театр коллективлары гран-при ияләре булдылар. Фестивальдә 78 мәктәптән һәм 110 балалар бакчасыннан 2,3 мең бала катнашты.

Конкурс мәктәп, район, шәһәр этапларыннан торды. Өч ай дәвамында конкурсантлар үзләренең театр сәхнәләрен тәкъдим иттеләр.

Конкурсантларны гамәлдәге актерлар һәм артистлар, театр әһелләре бәяләде. Жюри әгъзалары арасында актер, җырчы, “Апуш” татар балалар театр студиясенең музыка җитәкчесе Ильяс Фәйзрахманов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәлахова, Татарстанның атказанган артисткасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, “Апуш” татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча гран-при 2 нче татар гимназиясе һәм 71 нче балалар бакчасына коллективларына бирелде. Алар 1 млн. сум һәм 100 мең сум күләмендә призлар алдылар.

«Сәйяр» татар театр коллективлары фестивале 1998 елдан алып ел саен уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International