Казанда «Дежурный по планете» программасының VII Бөтенроссия космик сменасы узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 120 укучы һәм көллият студентлары катнашты. Ике атна дәвамында алар гамәли биремнәр чиштеләр һәм тәҗрибәле экспертлар җитәкчелегендә проектларны гамәлгә ашырдылар.
Космик технологияләр өлкәсендә «Дежурный по планете» Бөтенроссия программасы 31 мартта ачылды. Программада катнашу өчен Россиянең 89 төбәгеннән 9 меңнән артык гариза бирелгән.
Программа конкурслары җиде юнәлеш буенча узды: «Космик робототехника - роверлар», «Орбита - Space Pi: гамәли космик системалар һәм иярченнәр белән идарә итү», «Объектларны космик автоматлаштырылган идентификацияләү һәм ясалма интеллект», Terra Notum, «Цифрлы урманчы», «Оператив иярчен мониторингы», «Пилотланучы космонавтика».