Яр Чаллы лицей-интернатында 400 млн сумга капиталь ремонт тәмамланган

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина партия десанты кысаларында Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге лицей-интернатта булды, анда капиталь ремонт эшләре үткәрелгән.

Парламентарий сүзләренчә, "Бердәм Россия" депутатларының эшчәнлеге барлык дәрәҗәләрдәге халыкның наказларыннан формалашкан партиянең халык программасы нигезендә төзелә. Анда территорияләрне төзекләндерү, мәктәп, хастаханәләр, мәдәният һәм спорт учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау кертелгән.

Учреждениене капиталь төзекләндерү һәм җиһазлау «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарылды, моңа 400 млн сум чамасы акча бүленгән. Эшләр ике этапта алып барылды - 2023 һәм 2024 елларда. Ремонт барышында түбә, бассейн, фасад, эчке бүлмәләр яңартылган, тәрәзәләр, ишекләр, вентиляция системалары һәм җылыту челтәрләре алыштырылган, сантехника, электромонтаж эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International