ИТ-паркта «Спутник знаний» гаилә фестивале узды

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Узган шимбәдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта фән, технологияләр һәм космос дөньясын берләштергән «Спутник знаний», гаилә фестивале узды. Чара 6 меңнән артык катнашучыны - балаларны, ата-аналарны һәм фәнни ачышлар белән кызыксынучыларны җыйды.

Фестивальне Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм Кызыклы фән һәм техника йорты генераль директоры Дмитрий Иванов ачты.

Кунаклар өчен 17 интерактив мәйданчык һәм 3 лекция залы эшләде, анда катнашучылар космик тикшеренүләр һәм заманча технологияләр белән танышты. Фестиваль кысаларында тематик конкурслар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International