Яр Чаллы дәүләт педуниверситеты МХО зонасына окоп шәмнәре җибәрде

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары һәм укытучыларының МХО зонасына окоп шәмнәрен шулай күпләп беренче тапкыр җибәрүләре. Барлыгы 200дән артык данә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, окоп шәмнәре ясауга югары уку йортының барлык факультетлары студентлары да, НГПУның Добро.Центр волонтерлары, университет ректоры Әлфинур Галиәкберова да кушылды.

“ Әлбәттә, шәм әзерләгәндә куркынычсызлык техникасын сакларга кирәк, чөнки консерв банкалары, кайнар парафин белән эшләргә туры килә. Минем кулларым ясаган окоп шәме сугышчыларның берәрсен җылытыр дип өметләнәм ", - дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International