Чистайда «Балачак йолдызлары» балалар иҗаты конкурсының төбәк этабы узды

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Чистайда Идел буе федераль округы фестивале кысаларында "Балачак йолдызлары" балалар иҗаты конкурсының төбәк сайлап алу этабы узды. Бу вакыйга балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне һәм интернат-мәктәпләрне берләштерде, аларга талантларын күрсәтү һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге бирде.

Фестивальгә Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан катнашучылар җыелды: Әлмәт, Алабуга, Казан, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чистай районнарыннан . Аларның һәркайсы үз иҗаты белән уртаклашу, бәйрәм энергиясе алу һәм зур сәхнәгә беренче адым ясау өчен килгән.

Балаларны Галина Задворнова һәм Алсу Әсәдуллина сәламләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International