Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме уңаеннан Горький тимер юлында "Җиңү поезды" оештырылган. Татарстанда ул алты станциядә туктаячак, шул исәптән Казанга - 30 апрельдә иртәнге сәгать 9 да килеп җитәчәк. Бу хакта Горький тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда беренче тукталыш "Яшел Үзән" станциясендә булачак, анда состав 28 апрельдә 8:05 сәгатьтә киләчәк. Ә инде 29 апрельдә 8:45 сәгатьтә "Җиңү поезды" "Бурундуки" станциясендә, 10:20дә - "Буа" станциясендә тукталачак.
Казанда 30 апрельдә ул бер сәгать тора һәм 13: 25 тә "Шәмәрдән" станциясендә булачак. 1 майда 8:15 тә поезд "Әгерҗе-1" станциясенә килеп җитәчәк.