Россия җыелма командасы 9 апрельдән 13 апрельгә кадәр Шуменда (Болгария) узган информатика буенча алдынгы дәрәҗәдәге XVI Халыкара турнирда катнашты. Нәтиҗәләр буенча безнең укучылар 15 алтын һәм 9 көмеш медаль яулады.
Турнирда Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Липецк һәм Саров мәктәпләреннән 24 укучы катнашты. 2025 елда РФ катнашучылары өчен ярышлар дистанцион форматта узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Россия укучылары 15 алтын һәм тугыз көмеш медаль яулады.
Төп командада алтын медальне Гимран Абдуллин (2 нче лицей-интернат, Казан шәһәре) яулады. Казан 2 нче лицей-интернаттан Ильяс Сираҗиев өченче кунак-командасы составында алтын медаль яулады.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы балаларны халыкара турнирга әзерләгән тренерларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.