Арча педагогика көллияте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча 161 ноутбук алачак

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте өчен 13,3 млн сумлык 161 ноутбук сатып алачаклар. Электрон аукцион үткәрү турында мәгълүмат ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.

Техника «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында киләчәк. Максат - урта һөнәри белем бирү системасында мәгариф кластерларын булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International