Санкт-Петербургка сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург политехника университеты арасында килешүләр имзалау тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм СПбПУ югары белем бирү системасының нәтиҗәле эшләвенә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә, кадрларның квалификациясен күтәрүгә һәм фәнне һөнәри белем белән интеграцияләүгә юнәлдерелгән мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Шулай ук килешүне Иннополис Университеты , «Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты , А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты шулай ук СПбПУ белән хезмәттәшлек итәчәк.