Баулының 1нче мәктәбендә «СВОих не бросаем» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Анда волонтерлар, ата-аналар, педагоглар һәм укучылар активы- эштә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр җыелды. Фикер алышуның төп темасы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү, шулай ук мәктәп укучылары һәм аларның гаиләләре тапкан яңа ярдәм формалары.
Уку елы башыннан мәктәптә масштаблы патриотик эш гамәлгә ашырыла. Тәрбия буенча директор киңәшчесе Яна Мәхмүтова, гамәлдәге инициативалар турында җентекләп сөйләде.
5 нче сыйныф эшчәнлеге мисал итеп алынды. Яна Мәхмүтова җитәкчелегендә ата-аналар комитеты даими рәвештә ярдәм проекты кысаларында чаралар оештыра.
Күптән түгел генә сугышчыларның үтенече буенча мәктәптә балык тоту ятьмәләре җыя башлаганнар - алар дроннардан тозак буларак кулланыла.