2025 елда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга 2 543,7 млн сум акча тотылачак

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Балалар һәм яшьләр ялын оештыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

«Балалар һәм яшьләр ялын оештыру» проектын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 2 531,5 млн сум күләмендә акча каралган. Шулай ук, 2025 елда муниципаль берәмлекләр бюджетлары хисабына югарыда күрсәтелгән максатларга 12,2 млн сум акча юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International