12 апрельдән 18 апрельгә кадәр Якутиянең Региональ үзәге "Саха Республикасының кече фәннәр академиясе (Якутия)" базасында физик культура буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Татарстанның 34 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты. Олимпиада ике турда узды: язмача һәм практик турлар.
Татарстаннан 5 укучы җиңүче, 19 укучы призер булды.
Җиңүчеләребезне һәм призерларыбызны әзерләгән , остазларны, педагогларны котлыйбыз. Рәхмәт сезгә!